• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар

2022 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы М. Җәлил исемендәге 1 нче гимназия базасында «Яңа укыту-методик комплектлары буенча эш үзенчәлекләре: «Сәлам!» укыту-методик комплекты» темасына Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар узды.
.

Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Заманча белем бирү менеджменты» юнәлеше буенча укыту тәмамланды

2022 елның 21 мартыннан 11 июненә кадәр Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Заманча белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укулар уздырылды. Уку төркеменең кураторы - педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов И.А.

«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңарту аспектында башлангыч мәктәп укытучыларының цифрлы инструментлары» квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2022 елның 10 июнендә белем бирү процессында укытуның интерактив методларын куллануда педагогик хезмәткәрләрнең компетентлыгын камилләштерүгә юнәлдерелгән.«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңарту аспектында башлангыч мәктәп укытучысының цифрлы инструментлары»  квалификация күтәрү курслары тәмамланды.

«ФДББС-2021 шартларында башлангыч гомуми белем бирү эчтәлеген яңартуның актуаль юнәлешләре» республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Җашлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «ФДББС-2021 шартларында башлангыч гомуми белем бирү эчтәлеген яңартуның актуаль юнәлешләре» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Конференция 2022 елга дәүләт биреме кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты чаралар планы нигезендә онлайн режимда үткәрелде. Үткәрүнең максаты-башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру вакытында муниципаль белем бирү системаларына методик ярдәм күрсәтү. Конференция эшендә Татарстан Республикасының 387 башлангыч гомуми белем бирү педагогы катнашты.

Федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеге кысаларында семинар

2022 нче елның 10 нчы июнендә «Технология» фән өлкәсенең яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү /апробацияләү программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  оештыру-методик, мәгълүмати тәэмин итү һәм алып бару максатыннан «Технология» фән өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыручы мәгариф идарәсе органнары методистлары һәм белгечләре, педагогик хезмәткәрләр өчен республика семинарын уздырды.

«Милли Мәгариф» нәшриятының яңа кайткан китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Милли Мәгариф» нәшриятының яңа кайткан китаплары күргәзмәсе уза.
Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен укыту-методик тәкъдимнәр һәм укыту-гамәли әсбаплар тәкъдим ителде: кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән иҗади дәресләр, мәктәпкәчә оешмаларда портфолио куллану, балалар бакчалары интерьерлары дизайны, гаилә җитәкчелеге, математикага кече яшьтән укыту, кече яшьтәге балаларны эвристик укыту, Монтессори системасы буенча балалар бакчасы, мәктәпкәчә белем бирүнең төп белем бирү программасы, проект эшчәнлеге һәм башкалар.

Россия Мәгариф министрлыгы вебинарында рус телен укытуда яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр

«Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында уку грамоталылыгын формалаштыру»  Россия Мәгариф министрлыгы Федераль методик үзәгенең вебинары 2022 елның 15 июнендә 14:30 сәгатьтә узачак.

Казанда педагогларга мәгариф процессына чүп-чарны аерым җыю программаларын гамәлгә кертүнең мөһимлеге турында сөйләделәр

Май ахырында республикада «Чиста ил» федераль проекты, экологик сәясәт һәм мәдәният үзәгенең төбәк бүлеге һәм Кембриджның «Бала-Сити» Халыкара мәктәбе республика Мәгарифне үстерү институты, сәнәгать калдыкларын эшкәртү ассоциациясе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы Президиумы ярдәме белән «Каты көнкүреш калдыклары белән җаваплы эш итү һәм аерым җыю» республика эко – белем бирү үзәге вебинарын үткәрде.

Россиядә «ПРО Образование – 2022» конкурсы старт ала

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «ПРО Образование – 2022» Бөтенроссия белем бирү журналистикасы конкурсы башлану турында игълан итә. Конкурс илдә белем бирү системасы үсеше турында сөйли торган иң яхшы журналист тәҗрибәсен бүләкләү һәм медиа проектларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Pages