|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Балаларның ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары өчен тәрбия эшенең федераль программасын һәм тәрбия эшенең календарь планын раслау турында» 2025 елның 17 мартыннан 209 номерлы боерыгы нигезендә (РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан 31.03.2025 № 81693 теркәлгән) һәм «Туризм һәм кунакчыллык» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «ЯКласс» цифрлы белем бирү ресурсы Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларын «Знаю Россию: маршруты дружбы» (алга таба — Конкурс) Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра.
6 майдан 10 июньгә кадәр «ЯКласс»та Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Дорогами Победы» («Җиңү юллары буйлап») Бөтенроссия проекты узачак. 1-11 сыйныф укучыларын һәм урта һөнәри белем бирү студентларын катнашырга чакырабыз.
Проектта Бөек Ватан сугышының героик сәхифәләре белән таныштыра торган белем бирү викториналары, квестлар һәм конкурс биремнәре бар.
7 майда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында төбәк инновацион мәйданчыгы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Катнашучылар 2025 елда «Татарстан Республикасы мәгариф системасының педагогик һәм җитәкче кадрларын өзлексез һөнәри үстерүнең инновацион формаларын, методларын һәм технологияләрен фәнни-методик һәм оештыру ягыннан тәэмин итү» инновацион проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проекты «Диалог Регионы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм Сыйныф җитәкчеләре форумы белән берлектә педагог медиакомпетенцияләре буенча онлайн-курс башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әдәбият күргәзмәсе оештырылган.