
ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГЕЛАР!
Сезне «ЗАМАНЧА БЕЛЕМ БИРҮ: АКТУАЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘР ҺӘМ ИННОВАЦИЯЛӘР» электрон фәнни-методик журналының 2026 елның 4 нче санында үз хезмәтләрегезне бастырырга чакырабыз.
(Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында таныклык: ЭЛ №ФС 77-74813, 2019 елның 21 гыйнварында бирелгән. Таныклык элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан бирелгән)

БАСТЫРУ ШАРТЛАРЫ
Электрон журналда материалларын бастырырга теләүчеләр кирәкле документларны smi@irort.ru электрон почта адресына җибәрә яки http://irortsmi.ru адресы буенча журнал сайтында тутыра ала (QR-код сканын кулланырга да мөмкин).
Кирәкле документлар:
1. Гариза.
2. Мәкалә тексты.
3. Түләү турында квитанция (күчермәсе) (мәкаләне бастырырга рөхсәт бирелү турында хәбәр алганнан соң).
Бер автордан бирелә торган мәкаләләр саны чикләнмәгән.
Мәкаләнең автордашлары өч кешедән артмаска тиеш.
Гариза һәм мәкалә алынганнан соң, журнал редакциясе өч эш көне эчендә аларның кабул ителүен электрон почта аша раслый.
Редакциягә килгән материаллар «Антиплагиат» системасында алынмалар булу-булмауга мәҗбүри тикшерү уза. Журнал редакциясе, сәбәпләрен аңлатмыйча, материалны бастырудан баш тарту хокукын үзендә калдыра. Материалларның эчтәлеге һәм цитаталарны дөрес куллану өчен авторлар җаваплы. Рәсмиләштерү таләпләренә туры килмәгән материаллар кабул ителми.
Журналда басылган материаллар Фәнни электрон китапханәдә (e-library.ru) урнаштырыла һәм Россия фәнни цитаталау индексы (РИНЦ) мәгълүматлар базасына кертелә.
Мәкаләне журналда бастыру ул моңа кадәр басылмаган очракта гына мөмкин.
ГАРИЗА ФОРМАСЫ ҺӘМ АНЫ ТУТЫРУГА КАРАТА ТАЛӘПЛӘР
(ГАРИЗА АВТОР ҺӘМ АВТОРДАШЛАРНЫҢ ҺӘРКАЙСЫ ӨЧЕН АЕРЫМ БИРЕЛӘ)
|
|
|
|
Басма төре |
Электрон матбугат |
|
Фамилия |
Иванов |
|
Исем, атасы исеме |
Иван Иванович |
|
Эш урыны |
Казан шәһәре Совет районының «181 нче күп профильле мәктәп» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе |
|
Электрон почта адресы |
|
|
Телефон |
+70196232679 |
|
Башка мәгълүмат (вазифа, фәнни дәрәҗә, гыйльми исем) |
информатика укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты |
|
Мәкалә исеме |
Белем бирүне цифрлаштыру шартларында фән укытучысының уку-укыту процессын оештыруга әзерлеге |
| Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык |
Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә, шулай ук автор белән килештермичә генә текстка принципиаль булмаган үзгәрешләр кертүгә һәм аны редакцияләүгә ризалык бирәм. |
РӘСМИЛӘШТЕРҮГӘ ТАЛӘПЛӘР
Мәкаләнең структурасына карата таләпләр:
1. УДК индексы (битнең сул яктагы өске почмагында, Times New Roman шрифты, 14 нче зурлык, ярымкалын).
2. Мәкаләнең исеме (бит уртасында, Times New Roman шрифты, 14 нче зурлык, ярымкалын, юл хәрефләре белән, ун сүздән артмаска тиеш).
3. Автор яисә авторлар (битнең уң як почмагында, Times New Roman шрифты, 14 нче зурлык, ярымкалын). Авторларның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (КЫСКАРТУЛАРСЫЗ), баш килештә күрсәтелә. Фәнни дәрәҗәсе һәм гыйльми исеме (КЫСКАРТУЛАРСЫЗ) языла. Киләсе юлда авторның эш яки уку урыны (ТУЛЫСЫНЧА, АББРЕВИАТУРАЛАРСЫЗ) күрсәтелә.
4. 5. Аннотация (рус һәм инглиз телләрендә).
6. Төп сүзләр (рус һәм инглиз телләрендә).
7. Мәкалә тексты түбәндәге бүлекләрне аерып күрсәтеп, структуралаштырылган рәвештә бирелергә тиеш:
Кереш өлеш.
Мәкаләнең төп эчтәлеген бәян итү.
Нәтиҗә.
Әдәбият.
Мәкаләне рәсмиләштерүгә карата техник таләпләр:
• Бит форматы — А4.
• Мәкалә күләме — 6–12 бит. ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре өчен — 6 бит.
• Барлык яклардан кырлар — 20 мм.
• Шрифт — Times New Roman (кегль 14), юл ара интервал — 1,5.
• Абзац чигенеше — 1,25 см.
• Журналның эш телләре — рус, татар һәм инглиз телләре.
МӘКАЛӘ ТЕКСТЫН РӘСМИЛӘШТЕРҮ ҮРНӘГЕ
УДК:378.2
Формирование педагогической компетенции будущих учителей в системе профессиональной подготовки: пути, принципы, условия
Иванова Нина Ивановна
кандидат педагогических наук, доцент
Государственное автономное образовательное учреждение дополнительного профессионального «Институт развития образования Республики Татарстан», Казань, Россия
Аннотация. Текст без курсива.
Ключевые слова: Текст без курсива.
Annоtation. Text without italics.
Keywords: Text without italics.
Введение.
Изложение основного материала статьи.
Выводы.
Литература (в алфавитном порядке, ГОСТ Р 7.0.5-2008)
БАСТЫРУ ШАРТЛАРЫ
- Мәкалә рецензентның уңай бәяләмәсе алынганнан һәм түләү башкарылганнан соң басмага кабул ителә.
- Нәшрият хезмәтләре бәясе — һәр бит өчен 200 сум. Әлеге бәягә экспертиза, редакцияләү, корректор тикшерүе һәм электрон версияне әзерләү керә.
- Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләренә һәм аспирантларына нәшрият хезмәтләре бушлай күрсәтелә.


