
2026 елның 19 нчы октябреннән 23 нче октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курслары уңышлы тәмамланды. Укыту «Сугыш хәрәкәтләре ветераннарын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны мәгариф оешмасының тәрбия системасына җәлеп итүнең идарә һәм оештыру-педагогик шартлары» программасы буенча үткәрелде. Әлеге чара тиз үзгәрүчән белем бирү мохитендә үзләренең һөнәри компетенцияләрен яңартырга омтылучы республика җитәкчеләрен берләштерде.
Программа кысаларында тыңлаучылар: сугыш хәрәкәтләре ветеранының хокукый статусы һәм аның социаль-гуманитар әһәмияте; ветераннарны җәлеп итүнең оештыру-педагогик шартлары; ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләрен өйрәнделәр. Эшне стратегик планлаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
2026 елның 22 нче октябрендә Кукмара муниципаль районының Манзарас авылындагы Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия базасында «Сугыш хәрәкәтләре ветераннарын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны тәрбия системасына җәлеп итү буенча мәгариф оешмаларының эш тәҗрибәсен өйрәнү» темасына республика стажировкасы узды. Анда Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба һәм Теләче муниципаль районнары җитәкчеләре катнашты. Стажировка Кукмара муниципаль районында сугыш хәрәкәтләре ветераннарын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны тәрбия процессына җәлеп итү буенча эшнең ничек оештырылуы турында системалы күзаллау мөмкинлеге бирде.
Стажировканың әһәмиятен Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Илъяс улы Әхмәдуллинның һәм 1 нче гимназия директоры Рәмис Расыйм улы Нуриевның волонтёр буларак берничә тапкыр алгы сызыкка барулары тагын да арттырды. Аларның шәхси үрнәге һәм хәрбиләргә ярдәм итүдә турыдан-туры катнашулары районда патриотик тәрбиянең реаль гамәлләргә нигезләнүен ачык күрсәтә.
Стажировканың истә калырлык мизгелләренең берсе волонтёрларның «3D Взвод» төркеме күргәзмәсе булды. Анда төркем вәкилләре махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең заказлары буенча 3D-принтерларда җитештерелгән әйберләрне тәкъдим иттеләр. «Илне саклау өчен хезмәт һәм тырышлык» дигән нәтиҗәле практикалар лабораторияләре катнашучыларга үз мәгариф оешмаларында куллану өчен әзер методик материаллар һәм элемтәләр алырга мөмкинлек бирде.
Стажировка эчтәлекле, гамәли юнәлешле һәм эмоциональ яктан әһәмиятле булды. Кукмара муниципаль районы тәкъдим иткән тәҗрибә буыннар арасында хөрмәткә һәм сакчыл мөнәсәбәткә нигезләнгән, шул ук вакытта актив гамәлләргә юнәлдерелгән диалогны ничек оештырырга мөмкин булуын күрсәтә. Бу тәҗрибә патриотик тәрбияне аерым чаралар җыелмасыннан үсештәге тере системага әверелдерү үрнәге булып тора.
Катнашучылар курсларны оештыруга югары бәя бирделәр, аларның гамәли юнәлешен һәм хәзерге мәгариф системасы өчен актуальлеген билгеләп үтте.













