• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Педагог-тикшеренүче: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар» II Республика фәнни-педагогик конкурсы йомгаклары турында

«Педагог-тикшеренүче: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар» II Республика фәнни-педагогик конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс 2024 елның 9 сентябреннән 2024 елның 30 октябренә кадәр педагогларның һәм тикшеренүчеләрнең фәнни-педагогик активлыгын арттыру һәм потенциалын ачу, Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары вәкилләре арасында фәнни-педагогик тәҗрибә уртаклашу максатларында узды.

«Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2024 елның 29 октябрендә «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үз эшен төгәлләде. Чараны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оештырды.

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2024 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының башлангыч сыйныф укытучылары өчен уку семинары үткәрде.

Яңартылган төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында «Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият һәм (яки) ТР дәүләт (татар) теле» предмет өлкәсен укытуның актуаль проблемалары» республика семинары

2024 елның 28 октябрендә Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы «Яңартылган төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында «Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият һәм (яки) ТР дәүләт (татар) теле» предмет өлкәсен укытуның актуаль проблемалары» республика семинарын үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Башкарма комитетының мәгариф идарәсе базасында узды.

«Үсеш ноктасы» үзәкләре - табигый-фәнни һәм технологик белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм аннан файдалану мөмкинлеген арттыру пространствосы

2024 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Норлат шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында республика инструктив-методик семинары узды, анда табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге фәннәрне укыту методикасын камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләрендә белем бирү эшчәнлеген оештыруга якын килүләр турында фикер алыштылар.

 

«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү пространствосы» программасын тәмамлау турында

2024 елның 24 октябрендә «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү пространствосы» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

«Ясалма интеллект нигезендә белем бирү мохитендә технологияләрне куллану потенциалы» фәнни симпозиумы

2024 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты белән берлектә «Ясалма интеллект нигезендә белем бирү мохитендә технологияләрне куллану потенциалы» фәнни симпозиумын үткәрә.

«Управление ЕФС – 2024» Бөтенроссия эксперт форумы

2024 елның 22-23 октябрендә Мәскәүдә «Воробьевы горы» белем бирү комплексы мәйданчыгында «Управление ЕФС – 2024» Бөтенроссия эксперт форумы узды, анда мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимиятнең төбәк органнары, мәгарифне үстерү институтлары һәм һөнәри осталыкны өзлексез арттыру үзәкләре, педагогик югары уку йортлары һәм фәнни-методик үзәкләр вәкилләре, төбәк һөнәри педагогик бергәлекләр катнашты. Форумны оештыручы – Дәүләт мәгариф университеты.

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практикалар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы йомгаклары

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практикалар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсына йомгак ясалды, ул 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясе, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Pages