• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы башлангыч белем бирү педагоглары өчен вебинар

«Просвещение» нәшрияты 2020 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы башлангыч белем бирү педагоглары өчен «Башлангыч мәктәптә үстерелешле белем бирү мохите булдыру» темасына махсус вебинар үткәрде.

Вебинарның модераторы сыйфатында «Просвещение» ДК педагогларына методик ярдәм бүлегенең башлангыч белем бирү буенча методист-эксперты Оксана Владимировна Зубаирова билгеләнде.

Вебинарда ВПРга әзерлек кирәклеген исәпкә алып, башлангыч мәктәптә белем бирү процессын оештыру мәсьәләләре, дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү темалары буенча фикер алышынды.

Уку һәм тәрбия бирү методикасы өлкәсендә абруйлы белгечләр тарафыннан укытучылар өчен әзерләнгән зур инструментарий тәкъдим ителде. Вебинарда укытучы эшендә төрле дәрәҗәдәге тикшерү эшләре, комплекслы тикшерү эшләре, кызыксындыргыч математика буенча эш дәфтәрләре, ВПР га әзерлек өчен кулланмалардан файдалану үзенчәлекләре каралды. Шулай ук дәрестән тыш эшчәнлекнең заманча программалары да тәкъдим ителде.

Республиканың 192 педагогы web-платформага тоташа алды, вебинар бай һәм кызыклы килеп чыкты.