• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман әдәбияты: дидактик һәм тәрбияви потенциал» авторлык иҗат эшләре һәм методик эшләнмәләрнең төбәкара конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Хәзерге заман әдәбияты: дидактик һәм тәрбияви потенциал» авторлык иҗат эшләре һәм методик эшләнмәләрнең I төбәкара конкурсын башлау турында игълан итә.

Конкурсның төп максаты - иң яхшы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, хәзерге заман әдәбиятын уку һәм өйрәнү өлкәсендә педагогларның иҗади инициативаларын актуальләштерү, педагогларны һөнәри эшчәнлектә инновацион технологияләрне актив куллануга мотивацияләү.

Конкурста катнашуга гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф бүлекләре методистлары, китапханәчеләр, мәктәпкәчә учреждениеләрнең тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укытучылары, педагогик югары уку йортлары студентлары чакырыла.

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 15 декабренә кадәр таләпләргә туры китереп гариза тапшырырга һәм материалларны ирештерергә кирәк (1 нче кушымта).

Катнашучыларның барысы да конкурста катнашучы сертификатын ала.

Оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча җаваплы оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә: Хаҗиева Елена Васильевна (ТР Мәгарифне үстерү институтының Китапханә-мәгълүмат бүлеге җитәкчесе), Сәйфиева Ольга Валентиновна (Китапханә-мәгълүмат бүлеге белгече), телефон: 236-56-33.

Конкурсның нигезләмәсе