2020 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларын гамәлгә ашыру кысасында белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән «Белем бирү процессының нәтиҗәлелеге һәм сыйфаты: методларга һәм механизмнарга яңа караш» семинар-практикумын уздырды.
Семинарда Саба районы Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәбенең 15 педагогик һәм җитәкче хезмәткәре катнашты.
Семинар кураторы - Идрисов Ирек Рәхимҗан улы, мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре кандидаты, доцент.
Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Мәгарифнең төп трендлары.
- Кызыксындыру аша укыту.
- Цифралы укыту.
- Сәламәтлек саклау технологияләре.
- Интерактив шөгыль.
- Проектлы укыту.