• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы композиторлары белән иҗат очрашулары

«Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан композиторлары белән ачык иҗади очрашулар циклы үткәрә.

Темасы «Россия композиторлар мәктәбендә традицияләрнең дәвамчанлыгы: яңа яңгыраш» дип аталган икенче чара - композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, «Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе» югары һөнәри белем бирү учреждениесенең композиция һәм музыка теориясе кафедрасы доценты, халыкара конкурслар лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Елена Анисимова белән әңгәмә булачак.

Е. Анисимованың әсәрләре «Европа-Азия», «Concordia», «Мәскәү көзе», «Идел буе һәм Урал музейлары», «Бер сигезенче» заманча музыка фестивальләрендә яңгырый. «Рус һәм татар музыкасы энҗеләре» Татарстан Республикасы Композиторлар союзы проекты кысаларында Е. Анисимова әсәрләре Россиядә, Италиядә, Испаниядә, Австралиядә, Германиядә, Яңа Зеландиядә, Чили, Перуда башкарылды.

Композитор белән очрашу 2020 елның 26 ноябрендә 15.00 сәгатьтә ТР Мәгарифне үстерү институтының актлар залында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68.

Оештыручылар тарафыннан "ВКонтакте" социаль челтәренең "РФ педагоглары" төркемендә чараны онлайн-трансляцияләү планлаштырылган: https://vk.com/club199138972.