• Русский
  • Татарча

«Заманча педагог һәм заман таләбе» дизайн-сессиясе («Укытучы 2.0»)

2020 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы яшь педагоглар советы һәм «ЯКласс» мәгариф платформасы белән берлектә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнары мәгариф оешмаларының яшь педагоглары өчен «Заманча педагог һәм заман таләбе» темасына дизайн-сессия үткәрде.

«Укытучы 2.0» федераль инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында чара онлайн-режимда үткәрелде, бу катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирде.

Дизайн-сессия ике өлештән торды. Катнашучыларны иң элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы һәм ТР Мәгариф үсеше институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова сәламләде.

РАНХиГС Мәгарифнең проектлы һәм цифрлы үсеш үзәге директоры, техник фәннәр кандидаты Рабинович Павел Давидович хәзерге заман педагоглары алдында барлыкка килә торган заман таләпләренә акцент ясады. Лекция язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://youtu.be/JZRPC2sNoFs.

Төркемдә катнашучы сыйфатында теркәлгән укытучылар үз теләкләре белән ике мастер-класста катнашты.

Беренче тректа катнашучылар «Яшьлек» үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Альбина Епифановадан киләчәк төзергә һәм мәктәп укучылары белән эшләүдә Яңа һөнәрләр атласыннан файдаланырга өйрәнделәр (дәрес язмасы: https://youtu.be/i5689Xcct9I). Шуннан соң, Мәскәү шәһәре, «Университет 2035» оешмасының «Мәгълүматлар нигезендә продуктлар җыю һәм озату» сервисы җитәкчесе Илнур Мифтахов үткәргән мастер-класста алар YouTube'ның белем бирү мөмкинлекләре белән таныштылар; бу мөмкинлекләр укучыларга һәм педагогларга яхшы гына акча эшләргә мөмкинлек бирәләр (дәрес язмасы: https://youtu.be/5A-zpjXS_bo).

Икенче тректа катнашучылар "ЯКласс" төбәк вәкиле Дина Комеко белән үзләренең цифрлы компетентлыгын бәяләделәр һәм арттырдылар. Шуннан соң алар ТР Яшь педагоглар советы рәисе, Иннополис мәктәбенең тарих укытучысы Рөстәм Кәримовның мастер-классында метапредмет компетенцияләрен бәяләделәр (дәресләрнең язмалары: https://youtu.be/00yE_Ojg29s).

Моннан тыш, дизайн-сессия кысаларында инглиз теле укытучылары өчен секция үткәрелде, аны оештыручы һәм модератор - Казан шәһәре 2 нче интернат-лицееның югары квалификацион категорияле инглиз теле укытучысы Денис Колесников.

Катнашучыларның чара барышында эшләгән коллектив конспект нәтиҗәләрен түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://docs.google.com/spreadsheets/d/1U2V4wHzUOkHvJaQQbdhhhZQjbfHLp5PU....

Дизайн-сессия спикерлары материалларын сез гомуми папкада түбәндәге сылтама буенча таба аласыз: https://drive.google.com/drive/folders/1nhxFZhqnEYAJoe8hpAB0KiRgk-xmya_u....

Шулай ук сезне һөнәри һәм шәхси компетенцияләрегезне бәяләргә, «Укытучы 2.0» федераль инновация проекты кысаларында яшь педагогларны үстерүнең комплекслы программасында катнашырга чакырабыз. Гаризаны түбәндәге сылтама буенча калдырыгыз һәм без Сезнең белән элемтәгә керербез: http://bit.ly/test-uchitel.

Фотогалерея