• Русский
  • Татарча

Язны Рус музее белән каршы алабыз

2022 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Дәүләт Рус музее белән берлектә ачык лекцияләр циклын ачалар. Әлеге лектория 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Сәнгать» предметын укыту концепциясен гамәлгә ашыру чаралары кысаларында уздырыла.

Спикерлар булып Рус музееның әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре, сәнгать белгечләре, музей педагоглары тора. «Мәдәни эшчәнлек буларак фән һәм сәнгать» темасына беренче лекцияне педагогика фәннәре докторы, Дәүләт Рус музее Музей педагогикасы һәм балалар иҗаты Россия үзәге бүлеге мөдире Столяров Борис Андреевич үткәрәчәк.

Чарада катнашуга төрле белем бирү дәрәҗәсендәге «Сәнгать» фән өлкәсе укытучылары, балаларга өстәмә белем бирү педагоглары, методистлар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре чакырыла.

Үткәрү вакыты: 15:00 - 16:00, катнашучыларны теркәү 14:45 сәгатьтә башлана.
Үткәрү формасы: онлайн режимда Zoom платформасында.

Лекторийда катнашуга гаризаларны 2022 елның 25 мартына кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрүне сорыйбыз: yablonya@yandex.ru.
Катнашу бушлай.
Zoom платформасына сылтама гариза алганнан һәм теркәлгәннән соң җибәреләчәк.