28 -30 май көннәрне ММСО стендларында бушлай вебинарлар
Хөрмәтле Мәскәү халыкара мәгариф салонына килүчеләр! |
---|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Хөрмәтле Мәскәү халыкара мәгариф салонына килүчеләр! |
---|
2020 елның 26-27 май көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, 2020 елда белем бирү дәрәҗәсе түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләп килгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе» ДБМУ белән берлектә, «Катлаулы тормыш хәлендә булган укучылар белән эшләү үзенчәлекләре» темасына 4 сәгать күләмендә семинар-практикум (вебинар) уздырылды. |
---|
2020 елның 27 маенда Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исем. Казан инновацион университеты белән берлектә «Ачык класс» проекты кысаларында ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм мәгариф оешмаларының башка белгечләре өчен «Балалар мәгълүмати җәмгыятьтә. Интернет-киңлектә балаларның иминлеген тәэмин итү» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрә. |
---|
2020 елның 25-27 май көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Норлат шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү дәрәҗәсе түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында «Мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрүнең социаль-педагогик факторлары: проблемалар һәм чишү юллары» темасына вебинар үткәрелде. |
---|
|
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе 2020 елга дәүләт биреме һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәләре нигезендә бюджет нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 30 кешене укыта (Мәгариф системасында практик психология / Практик психология» юнәлеше (белгечлеге) буенча гомуми белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләрен югары һөнәри белем бирү базасында һөнәри әзерлек). |
---|
2020 елның 28 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Мәктәп китапханәләрен һәм мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясен гамәлгә ашыру (авыл мәгариф оешмасы шартларында)» темасына онлайн режимда түгәрәк өстәл уздыра. Үткәрү вакыты: 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр. |
---|
| Россия мәгариф академиясенең "К.Д. Ушинский исемендәге китапханә" мәгълүмат үзәге мәктәп китапханәләрен модернизацияләү мәсьәләләре буенча чираттагы вебинарда катнашырга чакыра. |
---|
Агымдагы елның 13-26 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды, 32 педагогик хезмәткәр укытылды (программаның кураторы – өлкән укытучы Мифтахетдинова Н.Р.). |
---|
2020 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны, 2020 елда "Мәгарифне үстерү" Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Чистай муниципаль районы "Красноярск төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе, Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдокимович исемендәге Чистай кадет интернат-мәктәбе" дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, Чистай муниципаль районы "Лучовская СОШ" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә семинар-практикум (вебинар) уздырылды. |
---|
2020 елның 21-22 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе, белем бирү дәрәҗәсе түбән булган һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында, Мәскәү районы «Россия Федерациясе Герое майор С.А. Әшихин исемендәге 130 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ базасында 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда «Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы эшен тәэмин итүнең оештыру-идарә итү шартлары» темасына онлайн-режимда кыска вакытлы чара үткәрде. |
---|