• Русский
  • Татарча

Чит тел укытучысы эшендә башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру

2022 елның 9 мартыннан 18 мартына кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы тарафыннан «Чит тел укытучысы эшендә башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру» темасы буенча педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторлар – Иванова Л.Ф., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре кандидаты; Логинова Р.М., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы өлкән укытучысы). 

Квалификация күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар ачылды:

  • Башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС кертүне норматив һәм методик яктан тәэмин итү;
  • «Чит телләр» предметы өлкәсендә яңартылган башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС гамәлгә кертү.

SWOT форматындагы дискуссия - анализ һәм йомгаклау тесты раслаганча программа тәмамланганда 30 чит тел укытучысы программаны уңышлы үзләштергән.
 

Фотогалерея: