• Русский
  • Татарча

«Яңартылган ФДББС шартларында башлангыч белем бирү: декларациядән гамәлгә ашыруга» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

 

2022 елның 16 мартыннан 18 мартына кадәр Мәскәүдә «Яңартылган ФДББС шартларында башлангыч белем бирү: декларациядән гамәлгә ашыруга» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция онлайн һәм оффлайн режимда уза.

Конференцияне оештыручы -  «Мәгариф» нәшрияты.

Конференция кысаларында түбәндәге мәсьәләләр карала:

  • ФДББС - 2021 гамәлгә ашыру шартларында башлангыч белем бирү эчтәлеген яңарту;
  • кече яшьтәге укучының функциональ грамоталылыгы;
  • 21 гасырдагы глобаль чакырулар шартларында тәрбия системасы;
  • кече яшьтәге укучыларны укыту өчен заманча цифрлы инструментлар һәм сервислар.

Конференция спикерлары - программалар һәм дәреслекләр авторлары, башлангыч мәктәп өчен электрон һәм цифрлы ресурслар эшләүчеләр.

Башлангыч мәктәптә дидактика һәм укыту методикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу шулай ук «Башлангыч мәктәп» журналы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Гөлназ Рәшит кызы Хәмитова катнаша.

Конференция материаллары түбәнддәге сылтама буенча ачык:
https://uchitel.club/conferences/pedsovet-2022-elementary-conf-march/?utm_campaign=20220310_konferenciya_nachalka&utm_medium=email&utm_source=Sendsay

Фотогалерея: