• Русский
  • Татарча

«Технология» предметы өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү /апробацияләү программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эш төркеме утырышы

2022 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Технология» предметы өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ апробацияләү программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эш төркеменең оештыру мәсьәләләре буенча чираттагы очрашуы булды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, «Группа Аванти» фәнни-җитештерү берләшмәсе вәкилләре, партнер оешмалар директорлары һәм директорлар урынбасарлары (78 нче лицей  «Фарватер», 35 нче лицей - «Галактика» белем бирү үзәге, 6 нчы гимназия), Казан шәһәренең Вахитов районы мәктәпара укыту комбинаты директоры урынбасары катнашты.
​​​​​​Очрашу бик продуктив узды. Нәтиҗәләр буенча билгеләү вебинарын уздыру датасы, эчтәлеге һәм үткәрү өчен җаваплы затлар билгеләнде, шулай ук проектның юл картасы чаралары планы актуальләштерелде һәм эшләп бетерүгә кабул ителде.

Фотогалерея: