• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының директорлар һәм укыту-методик эше буенча директорлар урынбасарлары өчен семинар

2022 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының директорлар һәм укыту-методик эше буенча директорлар урынбасарлары өчен «Белем бирү өлкәсендә яңа идарә практикаларын үстерү» темасына семинар узачак.

Семинарны уздыруның максаты: Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының директорларына һәмукыту-методик эше буенча директорлар урынбасарларына методик ярдәм оештыру.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Гомуми белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын күтәрү коралы буларак, идарә проектлары; 
  • Башлангыч мәктәптә дәресләрдә кече сыйныф укучыларының функциональ грамоталылыгын формалаштыру; 
  • Укытучының нәтиҗәле эшчәнлеген күтәрү өчен мәгълүмат-белем бирү мохите моделен булдыру,

шулай ук әлеге мәсьәләләр буенча ачык дискуссия дә планлаштырыла.

Үткәрү формасы: вебинар.
Кушылу өчен сылтама: https://go.mywebinar.com/khnl-lrhz-lvtn-lpfg
Үткәрү вакыты: 14:00 - 16:00  сәгать (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68 (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рәсми сайты).
Куратор: Сахнова Ирина Александровна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты.