• Русский
  • Татарча

«Уку грамоталылыгыннан төп дәүләт имтиханына» вебинарын үткәрү турында

2022 елның 23 мартында Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге «Уку грамоталылыгыннан төп дәүләт имтиханына» чираттагы вебинарын үткәрә, ул Мәскәү вакыты белән 14:30 сәгатьтә узачак. 

Вебинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак: уку грамоталылыгы моделе; укучыларны уку грамоталылыгына әзерлекне проектлау өчен дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек мөмкинлекләре; уку грамоталылыгы буенча биремнәр эчтәлеге; биремнәрнең типологиясе; уку грамоталылыгы  буенча кереш диагностикасын үтәү барышында ачыкланган Россия укучыларының төп хаталары характеры; уку грамоталылыгын формалаштыру барышында дәреслек - төп укыту-фәнни китап белән эшләү.

Вебинарның спикеры - Боброва С.В., Федераль методик үзәк эксперты, педагогика фәннәре кандидаты, доцент. 

Кушылу өчен сылтама: https://apkpro.ru/fmc/. 
Вебинар барышында чат булачак.