• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Әлки һәм Ютазы муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының биология укытучылары өчен семинар

2022 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Әлки һәм Ютазы муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының биология укытучылары өчен «Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек контекстында биологияне өйрәнүгә һәм укытуга заманча якын килү» темасына семинар узачак.

Семинарны уздыруның максаты: Татарстан Республикасы Әлки һәм Ютазы муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының биология укытучыларына методик ярдәм күрсәтү. 

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Белемнәрне бәяләүнең нәтиҗәле ысулы буларак БДИ. Соңгы елларда БДИ үткәрүнең үсеш динамикасы; 
  • Татарстанда 2021 елда биология буенча БДИ йомгаклары; 
  • БДИның контроль - үлчәү материаллары структурасы. 2022 елда БДИ уздыру үзенчәлекләре.

Шулай ук әлеге мәсьәләләр буенча ачык дискуссия дә планлаштырыла.
 

Үткәрү вакыты: 10:00 - 12:30 сәгать (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты,   Б. Красная урамы, 68 (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рәсми сайты).
Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама: https://us04web.zoom.us/j/4326598039?pwd=T21VdzlHd1Y3R2Uwb2pMRnVvZGxNUT09 
Конференциянең идентификаторы: 432 659 8039 
Керү коды: 8qwzxt

Куратор: Рәхимов Илгизәр Ильяс улы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы.