• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале

2022 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәренең Вахитов районы З.В. Хәбибуллин исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә  онлайн режимда «Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале кысаларында очрашу уздырды.

Фестивальнең төп максаты - белем бирү-тәрбия практикасында музыка халык мәдәнияте формаларын өйрәнү һәм куллану буенча музыка мәктәпләре тәҗрибәсен тәкъдир итү. Фестиваль белем бирүнең барлык дәрәҗәләре педагогик бергәлегенә адреслана.
Очрашу барышында катнашучылар З.Хәбибуллинның иҗади язмышына багышланган мәктәп музеен төзү тарихы белән таныштылар; мәктәпнең сәнгать бүлегендә укучы балаларның эшләре тәкъдим ителде.
Укытучыларның мастер-классларында фестивальдә катнашучылар балаларның җыр фольклорын үзләштерү, шулай ук думбра, гармун, курай, домра, балалайка кебек халык уен коралларында уйнау күнекмәләрен формалаштыру алымнары белән таныштылар.
Концерт программасында репертуары традицион музыкаль культураның аутентик һәм инструменталь үрнәкләренә, шулай ук этник музыкага багышланган мәктәпнең иҗат коллективлары һәм солистлары тәкъдим ителде.

Чарада республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан педагоглар катнашты. Очрашу һөнәри аралашуның әлеге форматы бик кирәклеге һәм вакытлы булуы турында фикер белдергән катнашучылар һәм тыңлаучыларда яхшы тәэсир калдырды. 

Фотогалерея: