Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең «Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру ресурсы буларак федераль программа һәм республика проектлары» секция утырышы
Яшел Үзәндә 2022 елның 29 июнендә Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру ресурсы буларак федераль программа һәм республика проектлары» дигән темага август киңәшмәсенең секция утырышы узды. Секция эшендә 200 кеше катнашты, алар-мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләрен алып баручы белгечләр һәм методистлар, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, республиканың педагогик югары уку йортлары һәм педагогика көллиятләре укытучылары, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы укытучылары.












