• Русский
  • Татарча

«Укытуда педагогик дизайн һәм заманча цифрлы инструментлар» («Укытучы 2.0») семинары

2022 елның 24 ноябрендә Россия мәгариф академиясе «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең яшь педагоглары өчен «Укытуда педагогик дизайн һәм заманча цифрлы инструментлар» темасы буенча семинар үткәрелде. 

Чараның максаты –  укытуны проектлаганда педагогларның һөнәри компетенцияләрен үстерүдә педагогик дизайн алымнарын куллануда ярдәм итү. Семинарның пленар өлешендә педагогик дизайн нигезләре турында Мәскәү шәһәре 1391 нче мәктәбенең өлкән методисты, Көньяк федераль университет магистранты Посевкина Анна Викторовна сөйләде. Кыйммәтләргә юнәлдерелгән белем бирүне гамәлгә ашыруда педагогик дизайн куллану темасы буенча Казан шәһәренең Alta School шәхси мәктәбенең инглиз теле методисты һәм укытучысы Гәрәева Римма Әхәт кызы чыгыш ясады.

Аннары катнашучылар үз теләкләре белән 3 бүлмәгә бүленде. Семинарда катнашучылар беренче бүлмәдә iSpring компаниясенең сыйфат һәм укыту командасы җитәкчесе Белоусова Евгениядән геймификация алымнары белән таныштылар. Педагогик эшчәнлектә сәхнәләштерү тәҗрибәсе белән Казан федераль университеты Башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Каюмова Ләйсән Рафис кызы уртаклашты.

Икенче бүлмәдә Мәскәү шәһәренең Педагогик осталык үзәге педагог-оештыручысы һәм 625 нче мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Гришина Ксения Сергеевна Бөтенроссия олимпиадасына укучылар әзерләү системасын проектлау турында, ә Санкт-Петербург шәһәренең «Квазар» белем бирү киңлеге директоры Беляева Анна мәктәп җитәкчесе эшендә педагогик дизайн турында сөйләде.

Өченче бүлмәдә TeachMeet узды, анда кыска чыгышлар форматында укытучы практиклар цифрлы коралларны куллану тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Биредә  Яна Куценко, Зөлфия Абдрахманова, Айнур Җамалетдинов, Айгөл Вәлиуллина, Александр Майстренко, Радик Хәбиров, Ризәлә Гыйләҗева, Дмитрий Бебенин чыгыш ясадылар.

Гомумән, семинар бик файдалы һәм динамик үтте, бик күп эчтәлекле чыгышлар һәм файдалы мәгълүмат булды. Чыгышларның язмалары һәм чыгыш ясаучыларның материаллары «Укытучы 2.0» каналында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылачак https://t.me/uchitel_2.

 

Фотогалерея: