• Русский
  • Татарча

Педагог-оештыручылар, балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курслары

14 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты (Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе) «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеген оештыруга комплекслы якын килү, укучылар үзидарәсе органнары, балаларны социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итү» өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курсларын уңышлы уздырды (куратор –  әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Г.Р. Мортазина).

Укытуның максаты – балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыру, балаларны хәзерге таләпләргә туры китереп социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итү буенча педагогларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү. 

Курслар программасы тәрбия процессын оештыруда катнашучы педагогларга: педагог-оештыручыларга, методистларга, өстәмә белем бирү педагогларына, балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләренә юнәлдерелгән. Эчтәлектә әлеге өлкәнең иң кискен сорауларына басым ясалды – балалар белән эшләүнең проект технологияләрен һәм актив методикаларын кертү, балалар һәм яшүсмерләрнең иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегендә һәм укучыларның үзидарә органнары эшчәнлегендә катнашуларын мотивацияләү, балалар иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә катнашу юлы белән укучыларның һөнәри үзбилгеләнүе, социаль әһәмиятле проектларны булдыру һәм гамәлгә ашыру.

Курсларда спикерлар: «ТР балалар оешмалары Советы» төбәк иҗтимагый оешмасы директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Согрина Е. И.; Педагогика фәннәре кандидаты, Байкал арты дәүләт университеты Педагогика кафедрасы доценты (Чита шәһәре) Радецкая И. В.; РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе цифрлы трансформация командалары һәм җитәкчеләре әзерләү үзәге эксперты, «Цифрлы трансформация» программасы эксперты «Иннополис университетының терәк белем бирү үзәге» профильле дисциплиналарны укытуда технология, "Талантлар Университеты"  проект эшчәнлеге координаторы Кәримов Р. А.; Казан шәһәренең Мәгариф хезмәткәрләре йорты директоры, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының мәгариф һәм мәдәният комиссиясе рәисе Раззакова Р. Р.; ТР яшьләр үзәге сәнгать җитәкчесе, «ТР балалар оешмалары Советы» төбәк иҗтимагый оешмасы аппараты җитәкчесе Токинова М.И.; А. Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗаты сарае һәм Казан шәһәренең «Азино» балалар иҗаты үзәге методистлары.

Курслар тыңлаучыларының стажировкасы Казан шәһәре Совет районының «Азино» балалар иҗаты үзәгендә  «Балалар иҗтимагый хәрәкәтен оештыруның заманча практикалары» темасы буенча үткәрелде (директор Сөнгатуллина Ф.Г.). Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ТР балалар оешмалары Советы  ярдәме белән Казан шәһәре  «Доверие» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенә, «Талантика» һәм «Җәлил» яшьләр (яшүсмерләр) клубларына экскурс уздырылды. Укучыларга актив гражданлык позициясен, иҗади һәм оештыру сәләтләрен, лидерлык күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү буенча нәтиҗәле инструментлар, укучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү ысуллары тәкъдим ителде.

Укучыларның йомгаклау аттестациясе 2022 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында проектларны яклау рәвешендә узды, анда ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары С.А. Мостафина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Чара уңай яктан узды, жюри әгъзалары проектларның һәрберсенә карата үз фикерләрен җиткерделәр, плюслар турында фикер алыштылар һәм камилләштерү буенча тәкъдимнәр әйттеләр.

Фотогалерея: