«Укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру методлары» семинары
2022 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау һәм Ютазы муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының математика укытучылары өчен «Укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру методлары» семинары узачак.
Семинарның максаты - Татарстан Республикасының Биектау һәм Ютазы муниципаль районнарындагы гомуми белем бирү оешмаларының математика укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.












