• Русский
  • Татарча

Ульян өлкәсендә педагог-остазлар съезды

2022 елның 24 ноябрендә И. Н.Ульянов исемендәге Ульян дәүләт педагогика университетының Педагогик осталыкны өзлексез күтәрү төбәк үзәге базасында «Педагогик хезмәткәрләр һәм идарәче кадрларның өзлексез һөнәри үсеше системасында остазлык: үсеш векторлары» педагог-остазлар съезды узды.

Чараның максаты: "Мәгариф" милли проекты кысаларында белем бирү оешмаларында остазлыкның бердәм төбәк системасын булдыру өлешендә "Заманча мәктәп" төбәк проектын гамәлгә ашыру.

Чарада Ульян өлкәсе мәгариф һәм тәрбия министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, И.Н. Ульянов исемендәге Ульян дәүләт педагогика университеты, Ульян өлкәсе педагогик осталыгын өзлексез күтәрү үзәге, Татарстан Республикасы, Свердловск өлкәсе, Луганск Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре Мәгарифне үстерү  институты вәкилләре, мәгариф идарәсенең муниципаль органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, Россия Федерациясенең атказанган укытучылары, педагог-остазларның төбәк ассоциациясе әгъзалары, белем бирү оешмаларында остаз функцияләрен гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, педагогика университеты студентлары һ. б. катнашты

«Татарстан Республикасы педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасы» проекты кысаларында инновацион эшчәнлек тәҗрибәсе белән Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлеге буенча проректоры Л. П. Шәмсетдинова уртаклашты.

Съездда катнашучылар белем бирү оешмаларында остазлык системасын нәтиҗәле гамәлгә кертү һәм үстерү өчен төбәкара хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләделәр.

Фотогалерея: