• Русский
  • Татарча

«ФДББС-2021гә күчү шартларында педагог-китапханәче эшчәнлеген проектлау» квалификация күтәрү курслары

​​2022 елның 9 ноябреннән 25 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан «ФДББС-2021гә күчү шартларында педагог-китапханәче эшчәнлеген проектлау» темасы буенча дистанцион форматта квалификация күтәрү курслары үткәрелде.

Укытуның максаты – һөнәри-педагогик компетенцияләрне камилләштерү һәм аларны китапханә хезмәткәрләренең педагог-китапханәче вазифасына күчү һәм яңа ФДББСна шартларында куллану.

Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәктәп китапханәләрендә эшләүче 47 хезмәткәр укуларда катнашты.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар тәкъдим ителде:

  • «Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәкләренең үсеш концепциясе»;
  • «ФДББС-2021 гамәлгә ашыру шартларында мәктәп китапханәчесе (педагог-китапханәче) эшчәнлегенең төп юнәлешләре»;
  • «Мәктәп китапханәсен мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәгенә әверелдерү нигезе буларак проект эшчәнлеге»;
  • «Хәзерге мәктәп китапханәсенең туган якны өйрәнү эшчәнлеге практикасы»;
  • «Мәгълүматны системалаштыруның инновацион ысуллары»;
  • «Һөнәри осталыкны арттыруның бер формасы буларак мәктәп китапханәчесенең үз белеме»;
  • «Цифрлы мохиттә күргәзмә эшчәнлеге»;
  • «Хәзерге балалар һәм яшүсмерләр үсешендә гаилә белән укуның социаль-кыйммәтле роле» һ. б.

Уку вакытында мәктәп китапханәчеләре 16 сәгать эчендә «Белем бирү оешмаларында инклюзив уку теориясе һәм практикасы» модулен өйрәнделәр.     

22 һәм 23 ноябрьдә Контур.Толк. платформасында стажировка үтте. Стажировка кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районы 179 нчы гимназия-мәгариф үзәге педагог-китапханәчесе һәм педагог-психологы, шулай ук «Русское слово», «Детская и юношеская книга», «Мнемозина» әйдәп баручы нәшрият вәкилләре чыгыш ясады.

Укыту Контур.Толк платформасында видеоконференцэлемтә режимында «Китапны һәм укуны алга җибәрүнең заманча электрон формалары» темасы буенча йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. Тыңлаучылар Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган электрон китапханә күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр.

Укулар тәмамлангач, курсларда катнашучылар кызыклы һәм бай программа, үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен камилләштерү өчен яңа технологияләрне өйрәнү, дәресләрнең эчтәлекле булулары, һөнәри осталыкларын арттыру өчен актуаль темалар өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Фотогалерея: