• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2022 елның 14 ноябреннән 23 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар» темасына квалификация күтәрү курслары үткәрде (курслар кураторы С. Н.Башинова).

 

Курслар кысаларында мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын тәэмин итү, мәктәпкәчә белем бирү оешмасында белем бирү сыйфатын бәяләүнең комплекслы системасын проектлау проблемалары каралды, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләү инструментариен сайлауда актуаль алымнар тәкъдим ителде. Шулай ук тыңлаучылар «ГАММА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең белем бирү проектлары җитәкчесе И. А. Кудашкина (Мәскәү шәһәре) белән дә очрашты.

Курсларны тыңлаучылар курслар барышында кузгатылган проблемаларның мөһимлеген билгеләп үттеләр, оештыручыларга кызыклы һәм профессиональ чыгышлары өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: