«Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмати система» темасы буенча укыту семинарлары үткәрү турында
Хөрмәтле коллегалар!
Балаларны балалар бакчаларына урнаштыру һәм исәпкә алу өчен җавап бирүче хезмәткәрләрнең компетентлыгын арттыру, шулай ук «Балалар бакчасына электрон чират» муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту, күзәтү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, мәгариф бүлекләре белгечләре өчен «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмати система» темасы буенча укыту семинарлары үткәрүне яңадан башлап җибәрә.












