• Русский
  • Татарча

«Тәрбия эшчәнлегенең заманча алымнары һәм технологияләре» квалификация күтәрү өстәмә һөнәри программасы буенча укуны тәмамлау турында

2022 елның 14 ноябреннән 25 ноябренә кадәр авторлык педагогик мәктәпләре лабораториясе һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының тәрбия эше буенча директор урынбасарларын «Тәрбия эшчәнлегенең заманча алымнары һәм технологияләре» өстәмә һөнәри программасы буенча укыту уздырылды.
(куратор – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты авторлык педагогика мәктәпләре лабораториясе доценты, педагогика фәннәре кандидаты  Богуславская И.Г.). Укуларда 27 кеше катнашты.

Укытуның максаты: гомуми белем бирү оешмасының тәрбия бирү якынча эш программасын гамәлгә ашыру шартларында заманча тәрбия алымнарын һәм технологияләрен куллану өлкәсендәге компетенцияләрне камилләштерү. Квалификация күтәрү буенча өстәмә программаны гамәлгә ашырганда тәрбия эшчәнлегенең теоретик һәм методологик нигезләре ачылды.

Тыңлаучыларның стажировкасы Казан шәһәре Мәскәү районы 75 нче гимназия базасында «Гимназия шартларында тәрбия эшчәнлеге технологияләре» темасы буенча оештырылды. Һөнәри квалификация күтәрү программасында катнашучыларга мастер-класслар карау гына түгел, аларны үткәрүдә һәм бәяләүдә актив катнашу да тәкъдим ителде.

Курсларны тыңлаучылар Казан шәһәре Мәскәү районының 75 нче гимназия директоры Л.П. Помыкаловага, шулай ук Казан шәһәре Мәскәү районының 75 нче гимназия директоры урынбасары О. К. Захаровага стажировка узу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының тәрбия эше буенча директорлар урынбасарларын укыту проектларны яклау рәвешендә йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.