|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Барлык катнашучыларны котлыйбыз!
«Взращиваем незаурядных!» сәләтле балалар белән педагогларның эш тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча дәресләрнең һәм материалларның методик эшләнмәләре республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләр исемлеге белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елның 30 нчы маеннан 306 номерлы боерыгы кушымтасында танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 23 июнендәге 51 номерлы «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү» коллегиясе карарын үтәү йөзеннән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Төбәк укыту-методик комплектларын эшләү һәм гамәлгә кертү турында» 2016 елның 12 октябрендәге 2084/16 номерлы боерыгы нигезендә Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк укыту-методик комплектларын һәм пособияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча проект офисы төзелде.
2022 елның 7 нче июнендә башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Башлангыч мәктәптә дәресләрдә функциональ грамоталылыкны формалаштыру: эчтәлекле һәм методик аспектлар» дигән темага республика семинары узачак.
Үткәрү урыны: «Яндекс.Телекүпер» платформасы
Үткәрү формасы: вебинар
Үткәрү вакыты: 09: 00 - 12: 00
2022 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2021 елның 21 нче декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биреме нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» фән өлкәсе дисциплиналарын укытуның актуаль мәсьәләләре» республика семинарын уздыра.
2022 елның 27 нче маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм А. С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына, шулай ук Татарстан Республикасының Никольское авылында рус халык бәйрәме Каравон үткәрелүнең 30 еллыгына багышланган «Рус мәдәнияте: традицияләр һәм заманча практикалар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
2022 нче елның 11 нче апреленнән 27 нче маена кадәр үткәрелгән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елның 4 нче апрелендәге 194 нче номерлы боерыгы нигезендә «Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында иң яхшы педагогик инициатива» республика конкурсына йомгак ясалды.