Башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинарлары
8 нче августтан 12 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү буенча педагогларга методик ярдәм күрсәтү кысаларында Актаныш, Сарман, Мөслим, Тәтеш районнарының башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинарлары үткәрде.












