• Русский
  • Татарча

«Педагогик кадрларны һөнәри үстерүгә һәм муниципалитетның белем бирү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итү үзәге буларак муниципаль методик хезмәт» квалификация күтәрү өстәмә һөнәри программасы буенча укуны тәмамлау турында

2022 елның 07 ноябреннән 18 ноябренә кадәр һәм 14 ноябреннән 25 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2022 елга дәүләт биреме  бюджет нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль мәгариф бүлекләре (идарәләре) методистлары «Педагогик кадрларны һөнәри үстерүгә һәм муниципалитетның белем бирү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итү үзәге буларак муниципаль методик хезмәт» квалификация күтәрү өстәмә һөнәри программа буенча үз квалификацияләрен күтәрделәр.

Программаны гамәлгә ашыру көндезге һәм читтән торып формасында башкарылды.

Стажировка Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге базасында узды.

Укучылар яңартылган башлангыч гомуми белем бирү һәм төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм «Педагог» һөнәри стандартларын гамәлгә ашыру шартларында Тәтеш һәм Спас муниципаль районнарының педагогик хезмәткәрләрен методик тәэмин итү һәм аларга ярдәм күрсәтү системасы белән таныштылар:

  • Укыту-методик эш буенча башлык урынбасары Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге мәгълүмат-методика бүлеге мөдире Ромашкина Дарья Михайловна;
  • Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Рыбакова Людмила Сергеевна.

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Спас һәм Тәтеш муниципаль районнары методик хезмәтләренә стажировканы әзерләгән һәм сыйфатлы итеп уздырган өчен рәхмәт белдерә.

Уку йомгаклау аттестациясе - муниципаль методик хезмәтнең методик эше буенча проект идарәсенә һәм укытуның фәнни җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты методик эшен үстерү бүлеге башлыгы Ольга Валерьевна Мартьянова җитәкчелегендә район (шәһәр) педагогик бергәлегенең инновацион эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән индивидуаль проектларны яклау белән тәмамланды.

Укучылар программаның гамәли юнәлешле булуын билгеләп үттеләр; программаның эчтәлегендә методик эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре чагылуын һәм уку процессын төпле һәм уйланылган рәвештә оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр.

 «Педагогик кадрларны һөнәри үстерүгә һәм муниципалитетның белем бирү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итү үзәге буларак муниципаль методик хезмәт» квалификация күтәрү өстәмә һөнәри программасын гамәлгә ашыру кураторы - педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты методик эшне үстерү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре М.Г. Мозаффарова.