Россия укучылары өчен пионериянең 100 еллыгына багышланган ачык дәрес узачак
19 май көнне сәгать 12:00дә «Әзер бул!» яңа Бөтенроссия Ачык дәресенең эфиры булачак. Дәрес Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгына һәм Балалар иҗтимагый берләшмәләре көненә багышлана.
«Әзер бул!» Ачык дәресен .институтвоспитания.рф (тәрбияинституты.рф) һәм  https://vk.com/video-30558759_456243145 сайтларында карап булачак.


 









