• Русский
  • Татарча

14 февральдә Татарстанда Педагог һәм остаз елына старт биреләчәк

2023 елның 14 февралендә КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елының ачылыш тантанасы була.

 

Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын үткәрү өчен оештыру комитеты төзелде, аның рәисе-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Оештыру комитеты составына мәктәпләрнең укытучылары һәм директорлары, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, методистлар һәм район мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре керде.

Ел дәвамында педагог һөнәренең абруен күтәрү буенча чаралар, һөнәри педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һ. б. уздырылачак.

Бүген педагогның роле бик мөһим. Ул һәр укучының мәктәп тормышында төп шәхес. Педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын танып, илебез Президенты Владимир Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте: «Укытучы һөнәренең иң югары иҗтимагый әһәмияте билгесе итеп, Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулган 2023 ел, илебездә педагогларга һәм остазларга багышланачак, Укытучы елы, Педагог елы булачак», - диде Президент.

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча.