Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында 1-9 сыйныф укучылары өчен «Сәлам!» укыту-методик комплексын гамәлгә кертү нәтиҗәләре
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 23 июнендәге 51 номерлы «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү» коллегиясе карарын үтәү йөзеннән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Төбәк укыту-методик комплектларын эшләү һәм гамәлгә кертү турында» 2016 елның 12 октябрендәге 2084/16 номерлы боерыгы нигезендә Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк укыту-методик комплектларын һәм пособияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча проект офисы төзелде.











