«Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе-2022» конкурсы
2022 елның 10 апреленнән 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе – 2022» республика конкурсы узды. Конкурс өч номинация буенча үткәрелде: «Башлангыч сыйныф укытучыларының иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе», «Табигый-математик циклның иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе», «Гуманитар циклның иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе».












