«Белем бирүне цифрлаштыру: экспертлар фикере» вебинары
2022 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен «Белем бирүне цифрлаштыру: экспертлар фикере» темасы буенча вебинар үткәрде. Чара Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшь педагоглары советы белән берлектә оештырылды.