• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларының квалификациясен күтәрү курслары

2023 елның 8 февралендә «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: бәяләү, механизмнар, технологияләр» өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укыту тәмамланды. Татарстан Республикасының 23 педагогик хезмәткәре белем алды.

Программаның күләме: 72 сәгать. Курслар кураторлары- И. А. Сахнова, С. Н. Корнева (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы).

Тыңлаучылар теоретик һәм практик күнекмәләрне камилләштерделәр: белем бирү сыйфаты белән идарә итү өлкәсендә һөнәри эшчәнлекнең заманча аспектлары белән таныштылар, белем сыйфатын бәяләү һәм аналитик культураны үстерү өлкәсендә педагогларның компетентлылыгы методологик мәсьәләләрен үзләштерделәр, цифрлы технологияләр өлкәсендә үз компетенцияләрен камилләштерделәр.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында мәктәп директорлары урынбасарлары Казан шәһәре Совет районының 72 нче номерлы мәктәбендә (директор Н.В. Смолкина) «Белем бирү сыйфаты белән идарә итү: белем бирү нәтиҗәләренә ирешүнең актуаль проблемалары һәм практикасы» темасы буенча стажировка, «Русское слово» һәм «Мнемозина» нәшриятларының методик ярдәмчеләрен кулланып мәктәптә белем алу процессының сыйфатын камилләштерү» темасы буенча виртуаль стажировка үттеләр.

Укыту «Белем бирү нәтиҗәләре сыйфаты белән идарә итү механизмнары» темасы буенча йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды, аның кысаларында белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасы юнәлешләренең берсе буенча проектлар тәкъдим ителде. Нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар курсларны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, программаның актуальлеген һәм практик-юнәлешле булуын, укыту вакытында оператив һәм нәтиҗәле коммуникацияне, профессорлар-укытучылар составының югары һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: