• Русский
  • Татарча

«Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм методикасы» һөнәри әзерлек программасы буенча Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү системасының укытучыларын, мастерларын укыту турында

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт биреме кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2023 елга бюджет нигезендә «Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм методикасы» һөнәри әзерлек программасы буенча Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү системасының укытучыларын, мастерларын укыту башланды.

Программа 250 сәгатькә исәпләнгән, белем бирү вакыты – 2023 елның 6 февраленнән 8 июненә кадәр. Укыту формасы – читтән торып уку. Уку тәмамлангач, яңадан һөнәри әзерлек турында диплом бирелә. 

Төркем кураторы – филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы Л.К. Хисмәтова.

Программаны гамәлгә ашыруның максаты – һөнәри белем бирү оешмаларында педагогик эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне тыңлаучыларда формалаштыру; педагогик фәнне үстерүнең заманча тенденцияләре өлкәсендә белем алу, һөнәри белем бирүнең теоретик-методологик нигезләрен өйрәнү; заманча белем бирү технологияләрен кулланып уку процессын оештыру күнекмәләрен һәм укытуның актив һәм интерактив ысулларын өйрәнү.