• Русский
  • Татарча

Мәгарифне үстерү институты вәкилләре «Гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре» республика инструктив-методик семинар-киңәшмәсендә катнаштылар

9 февральдә «Адымнар» полилингваль комплексы базасында Россия мәгариф академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты директоры вазифаларын башкаручы, педагогика фәннәре кандидаты Татьяна Суханова катнашында «Гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре» республика инструктив-методик семинар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үткәрде.

Семинар-киңәшмәдә республиканың биш йөздән артык мәгариф хезмәткәре катнашты:

  • муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре,
  • укыту-методик эш буенча мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре урынбасарлары һәм мәгълүмати-методик бүлекләр җитәкчеләре,
  • «Математика», «Рус теле һәм әдәбияты» гомуми белем фәннәре буенча укытучыларның район методик берләшмәләре җитәкчеләре,
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре,
  • Татарстан Республикасы фән комиссияләре рәисләре һәм рәис урынбасарлары,
  • инновацион гомуми белем бирү оешмалары, гимназияләр, лицейлар һәм полилингваль комплекслар директорлары.

 

Киңәшмәдә гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру, федераль гомуми белем бирү программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре каралды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча.