• Русский
  • Татарча

Яр Чаллыда «Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләр форумы

2023 елның 11-12 февралендә тәрбияләнүчеләре тәүлек әйләнәсе гомуми белем бирү оешмаларында булган Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының тәрбиячеләре өчен чираттагы «Киләчәк» («Будущее») форумы була. Бу юлы шәхси һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү чарасы Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернат базасында узачак.

Форум программасында уңышлы эшмәкәрләр һәм тәҗрибәле педагоглар чыгышлары, шулай ук тренинглар, түгәрәк өстәл форматында нәтиҗәле аралашу һәм гамәли дәресләр үткәрү планлаштырыла.