• Русский
  • Татарча

«Фәнни потенциал-XХI» IV республика фәнни-гамәли конференциясе

2023елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә «Фәнни потенциал-XXI» IV республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

 

 

Конференциянең максаты: фәнни-тикшеренү эшчәнлеген проектлау һәм планлаштыру өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен стимуллаштыру.

Конференциянең бурычлары:

  • иҗади актив педагогларны һәм аларның укучыларын, перспективалы инновацион белем бирү проектларын һәм инициативаларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
  • шәхси һәм иҗади гамәлгә ашыруга юнәлтелгән продуктив эшчәнлекне стимуллаштыру;
  • заманча белем бирү сыйфатына ирешү;
  • конференциядә катнашучыларның мәгариф өлкәсендәге иң яңа казанышлар турында мәгълүматлылыгын арттыру;
  • педагогларның инновацион эшчәнлек тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм трансляцияләү.

 

Конференция эшендә катнашуга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагоглары һәм укучылары чакырыла.

Конференция программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/i/4jOcuRstg56YWA 

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру үзәге.