Мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл
Халыкара мәктәпкәчә белем бирү академиясе белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2022 елның 25 маенда «Хәзерге заман мәктәпкәчә белем бирүнең үсеш векторлары. Инновацияләр территориясе» халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Чарада ТР Биектау муниципаль районы балалар бакчалары җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.












