• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Вебинар: «Математик грамоталылык буенча биремнәрне төзү үзенчәлекләре»

Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге «Математик грамоталылык буенча биремнәрне төзү үзенчәлекләре»  вебинарын үткәрә, ул 2022 елның 2 мартында Мәскәү вакыты белән 14:30 сәгатьтә узачак.

Мәгълүмати хат

Рус телле балалар өчен татар теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы

2022 елның 27 февралендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» комплексы базасында рус телле мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Казан, Яр Чаллы шәһәре һәм республиканың 34 муниципаль районы укучылары катнашты.

Гыйльми совет утырышы

28 февральдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстеръ институты Гыйльми советы утырышы булды. «2021 елда бюджеттан тыш эшчәнлек йомгаклары һәм 2022 елда үсеш перспективалары турында» доклад белән беренче проректор Р. Г. Хәмитов чыгыш ясады.

«Бөек Җиңү битләрен актарып...» Г.И. Никишин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе белән берлектә онлайн режимда «Бөек Җиңү битләрен актарып...»  Г.И. Никишин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.

«Башлангыч сыйныфларда укытуга Нейропедагогик якын килү» семинары

2022 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Башлангыч сыйныфларда укытуга Нейропедагогик якын килү» темасы буенча гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныфлары укытучылары өчен семинар үткәрелде. Чара Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгы юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында Alpha School («Академия навыков») хосусый  халыкара мәктәбе базасында оештырылды.

Татарстан Республикасы Лаеш районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл

2022 елның 24 февралендә дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының мәгариф идарәсе базасында районның гомуми белем бирү оешмалары директорлары өчен «Белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләренең үсеш траекторияләрен формалаштыру» дигән түгәрәк өстәл уздырдылар.

«Мәгариф векторы: чакырулар, трендлар, перспективалар» семинары

«Мәгариф векторы: чакырулар, трендлар, перспективалар» чираттагы семинары 1 мартта 10:00 сәгатьтә (МСК) Россия Мәгариф министрлыгы Академиясенең дистанцион мәйданчыгында узачак. Семинар мәктәп укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү мәсьәләләренә багышланачак.

Кушылу өчен сылтама: https://youtu.be/7Rt0aAzj4-0.

«Алиш эзләреннән - По следам Алиша» IX Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе

2022 елның 26 февралендә Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә «Алиш эзләреннән - По следам Алиша» IX Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узды.

Бөтенроссия агарту чаралары

РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты хәбәр иткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгының яңартылган федераль дәүләт башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирү стандартларын гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе региональ белем бирү системаларына методик ярдәм күрсәтү максатларында, Россия Мәгариф министрлыгының ведомство буйсынуындагы оешмалар белән берлектә 2022 елда уку предметларының эчтәлеген һәм укыту методикасын яңартуга бәйле темалар буенча берничә Бөтенроссия агарту чараларын үткәрү планлаштырыла.

Pages