• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

ТР Лаеш районының «Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбе» педагоглары өчен «Ассессмент-үзәк»

19 гыйнварда 2022 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбе» педагогик коллективы өчен «ассессмент-үзәк» үткәрделәр.

Әлеге бәяләү чарасын үткәрүгә заказ бирүче ТР Лаеш муниципаль районының мәгариф идарәсе һәм белем бирү оешмасы җитәкчелеге булды.

«Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы

2022 елның 18 гыйнварыннан 20 гыйнварына кадәр «Адымнар» полилингваль комплексы» базасында «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы узды, анда Казан шәһәренең 8 татар теле һәм әдәбияты укытучысы «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы»  номинациясендә көч сынашты.

«2021 елда «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча Россия Мәгариф Академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2022 елга планнар» республика семинары

2022 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан Россия Мәгариф Академиясе инновацион мәйданчыгының «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча «2021 елда «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча Россия Мәгариф Академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2022 елга планнар» республика практикага юнәлешле семинары уздырыла.

«Урта һөнәри белем бирү программасы: һөнәри стандартлар нигезендә проектлауга һәм сыйфатны бәяләүгә яңа алымнар» республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 22.12.1732/21 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биремен үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының укыту һәм укыту-җитештерү эше буенча урынбасарлары өчен «Урта һөнәри белем бирү программасы: һөнәри стандартлар нигезендә проектлауга һәм сыйфатны бәяләүгә яңа алымнар» республика семинары уздыруны планлаштыра.

«XX гасыр һәм рәссам: сәнгатьтә үз юлыңны ничек табарга һәм саклап калырга мөмкин иде (Бакый Идрис улы Урманче)» ачык лекциясе

«XX гасыр һәм рәссам: сәнгатьтә үз юлыңны ничек табарга һәм саклап калырга мөмкин иде (Бакый Идрис улы Урманче)» ачык лекциясе 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Сәнгать» предмет өлкәсен укыту Концепциясен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында уздырыла

«2021 елга «РОСНАНО мәктәп лигасы» программасының төбәк ресурс үзәге эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2022 елга планнар» республика семинары

2022 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге Татарстан Республикасында «РОСНАНО мәктәп лигасы» программасының региональ ресурс үзәге чаралары планы нигезендә 2021 елда «РОСНАНО мәктәп лигасы» программасының региональ ресурс үзәге эшчәнлегенә йомгаклар ясау һәм 2022 елга планнар» республика семинары (вебинары) уздырачак.

Чара 14.00 сәгатьтә (мск) башлана.

«НаckEducation 2.0» Бөтенроссия педагогик хакатоны

2021 елда яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан оештырылган Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында грант ярдәме алган .«HackEducation 2.0» Бөтенроссия педагогика хакатонына гаризалар кабул итү башланды.

«2021/2022 уку елында мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм республика олимпиадасының йомгаклау этапларын оештыру турында» түгәрәк өстәл

 

2022 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы «2021/2022 уку елында мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм республика олимпиадасының йомгаклау этапларын оештыру турында» түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Тренерлар өчен тренинг («Укытучы 2.0»)

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Ресурс» ППМС-үзәге белән берлектә Россия белем бирү академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгы юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә яшь педагоглар өчен эмоциональ януны профилактикалау һәм бетерү эшен оештыру буенча педагог-психологлар тренинглары циклын дәвам итә.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты федераль инновацион мәйданчыклар исемлегенә керде

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» предметының яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү, эшчәнлеген тәэмин итеп тору һәм апробацияләү программасы белән федераль инновацион мәйданчыклар исемлегенә керде.

Проектны гамәлгә ашыру 2022-2024 елларга планлаштырыла.

Pages