• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Фәнни потенциал-XХI» III республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 7-8 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге белән берлектә «Фәнни потенциал-XХI» III республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

«Өстәмә һөнәри белем бирү процессын цифрлы трансформацияләүнең педагогик шартлары» Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институты эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау

2022 елның 26 гыйнварында «Өстәмә һөнәри белем бирү процессын цифрлы трансформацияләүнең педагогик шартлары» Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институты эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2021 елда мәйданчык эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2022 елга эшчәнлекне планлаштыру максатында республика онлайн-семинар оештырылды. 

Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган мәдәни-белем бирү очрашулары циклының ачылышы

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музее Россия Федерациясендә Россия халыкларының мәдәни мирас елын уздыру кысаларында «Сәнгать» предметы өлкәсе педагоглары өчен мәдәни-белем бирү вакыйгалары циклын ачтылар.

2022 елның 26 гыйнварында онлайн режимда Институтта педагоглар һәм музей җәмгыяте вәкилләре очрашуы булды.

Яндекс. Дәреслек башлангыч мәктәп укытучыларын методик семинарларга чакыра

2021-2022 уку елында Яндекс. Дәреслек белем бирү платформасы методистлары Татарстан Республикасының башлангыч сыйныф укытучылары өчен бушлай методик семинарлар циклын уздыра.

 

Февраль аена семинарлар графигы.

«Авторучка» балалар маҗаралы тулы метражлы нәфис фильмы премьерасы

2022 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре Казан шәһәре Совет районының «180 нче күппрофильле полилингваль гимназия» базасында ТР беренче балалар кулы белән төзелгән «Авторучка» балалар маҗаралы тулы метражлы нәфис фильмы премьерасында булдылар.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының милли белем бирүне алып баручы методистлар һәм мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары өчен онлайн-киңәшмә

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2021 елның 31 маендагы 286 номерлы боерыклары белән расланган башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүгә әзерлек максатыннан, 2022 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында ТР МР башкарма комитетларының милли белем бирүне алып баручы методистлары һәм мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары өчен онлайн-киңәшмә узды.

Гыйльми совет утырышы

25 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышы булды. 
Гыйльми совет утырышын ректор Ногманова Л.Н. ачып җибәрде. Ул институт хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды һәм юбилярларга котлауларын җиткерде.

«Белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре үсеш траекториясен формалаштыру» түгәрәк өстәле

2022 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе базасында районның гомуми белем бирү оешмалары директорлары өчен «Белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре үсеш траекториясен формалаштыру» түгәрәк өстәлен  үткәрә.

.

«Белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре компетенцияләрен формалаштыруны бәяләү» семинары

2022 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы 44 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре компетенцияләрен формалаштыруны бәяләү» семинарын уздыра.

Әлки районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары һәм җитәкчеләре өчен семинар

Әлки районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү максаты белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2022 елның 19 гыйнварында онлайн режимда «Яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алып, иртә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешенең белем бирү бурычларын хәл итү өчен кирәкле һөнәри әһәмияткә ия компетенцияләрне үстерү» методик семинарын үткәрде.

Pages