• Русский
  • Татарча

Анонслар һәм яңалыклар

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бушлай онлайн-курслар эшли башлады

Татарстанда «Белем җәе» - Иннополис университеты проекты эшли башлады. «Белем җәе» -мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары өчен бушлай онлайн-курслар, дип сөйләде Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
«Ата-аналар репетиторларга зур акчалар бирәләр, платформаларга түлиләр. «Белем җәе» цифрлаштыру елы кысаларында Татарстан халкына кирәкле контент алырга һәм билгеле бер юнәлешләр буенча белем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте министр.

Путин Галия Шәрәфетдинованы математика олимпиадасында җиңүе белән котлады

Россия укучылар җыелма командасы өч алтын һәм өч көмеш медаль яулады

Ослода (Норвегия) мәктәп укучыларының 63нче Халыкара математика олимпиадасы тәмамланды (IMO-2022). Анда 100дән артык илдән 589 бала катнашты. Россия укучылары биремнәрне дистанцион рәвештә үтәделәр һәм өч алтын һәм өч көмеш медаль алдылар.

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2022 ел өчен 2 нче саны басылды

 

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2022 ел өчен 2 нче саны басылып чыкты. Мәкаләләр белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://irortsmi.ru/

Россия Мәгариф министрлыгы яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен үз-үзләрен тоту буенча тәкъдимнәр бастырды

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы куркыныч һәм конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзләрен тоту буенча киңәшләре булган яшүсмерләр өчен белешмәлек, шулай ук аларның ата-аналары өчен хәвефле һәм бәйле тәртипне күрсәтүче балалар белән хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр китерелгән белешмәлек әзерләде.

PISA-2021 моделе буенча белем бирү сыйфатын гомумроссия бәяләү нәтиҗәләре мәктәп укучыларының уку, математик һәм табигый-фәнни грамоталылыгының үсешен күрсәтте

2021 елда уку, математик һәм табигый-фәнни грамоталылык буенча 15 яшьлек мәктәп укучыларының нәтиҗәләре, алдагы ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, яхшырды. Бу хакта белем бирү сыйфатын бәяләү Федераль институты сайтында бастырылган PISA-2021 моделе буенча гомумроссия бәяләү нәтиҗәләре турындагы хисап мәгълүматлары сөйли.

Татарстан Республикасында авыллар турында фильм төшерелә башлады

«Веретёнце: Татарстан авыллары турында кино» проекты Татарстан Республикасы авылларының күптөрлелеген чагылдыра. Кино төшерү кинематографны һәм телевидениене үстерү буенча коммерцияле булмаган «Кино наизнанку» оешмасы тарафыннан «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

"Башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы" һөнәри яңадан әзерләү программасы тәмамланды

2022 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында "Башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы"  һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укулар тәмамланды. 10 тыңлаучы программаның уку планын һәм йомгаклау аттестация сынауларын уңышлы үтәделәр.

Татарстанда 1 сентябрьдән педагогик профильле 160 сыйныф ачылачак

Татарстанда 1 сентябрьдән һәр муниципаль районда педагогик профиль сыйныфлары ачылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

Россия мәгариф академиясендә Россиядә остазлык үсеше проблемалары буенча түгәрәк өстәл узды

5 июльдә Россия мәгариф академиясендә «Остазлык – укыту һәм тәрбиянең традицион формасы» темасына түгәрәк өстәл узды. Катнашучылар остазлык системасы үсешнең теоретик һәм гамәли аспектлары турында фикер алыштылар.

Pages