• Русский
  • Татарча

«Тарих һәм җәмгыять белемен укыту бурычларын гамәлгә ашыруда яңартылган ФДББС һәм үрнәк эш программаларының роле» фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында Татарстан Республикасы тарих-җәмгыять белемен укытуда төп гомуми белемнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү тәҗрибәсенә багышланган фәнни-гамәли конференция узды.
Конференция эшендә иҗтимагый-фәнни фәннәр өлкәсен алып баручы муниципаль мәгариф идарәләре методистлары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, КФУның тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы буенча махсуслашкан Халыкара мөнәсәбәтләр институты бакалаврлары, шулай ук Бөтенроссия Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе вәкилләре дә бар иде. 

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының беренче проректоры Р.Г. Хәмитов мөрәҗәгать итте. Ул гомуми белем бирү системасына яңартылган ФДББС имплементацияләү процессының төп репер нокталарын билгеләде. Пленар утырышта Бөтенроссия Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясенең төбәк бүлеге рәисе Р.Р. Фәхретдинов доклад белән чыгыш ясады, ул иҗтимагый-фәнни фәннәрнең тәрбия потенциалын тормышка ашыруда Ассоциациянең төбәк өлешен өйрәнүне камилләштерү аша әйдәп баручы ролен билгеләп үтте. Докладлар белән шулай ук Заманча мәгариф технологияләр һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы хезмәткәрләре И.В. Сафронова, Д.И. Улбутов, И.М. Фокеева чыгыш ясады.

Конференция кысаларында төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру процессының актуаль проблемалары буенча түгәрәк өстәл узды. Әлеге проблемаларга үз карашлары белән практик укытучылар да, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының хәзерге студентлары да уртаклашты.

Конференциядә шулай ук «Мәктәптә тарих: традицияләр һәм инновацияләр» премиясе лауреаты Н.Ә. Галләмова да катнашты. Бу премиянең нәрсәдән гыйбарәт булуы турында «Ватан тарихы фонды» сайтында танышырга мөмкин: https://fond.historyrussia.org/istoriya-v-shkole-traditsii-i-novatsii.ht...

Фотогалерея: