• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен семинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге под-1732/21 номерлы боерыгы белән расланган 2022 елга дәүләт биремен тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан 2022 елның 12 маенда «Белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру өчен мәктәптә идарә итү шартларын булдыру» темасы буенча Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен семинар оештырылды.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды::

  • 179 нчы гимназиянең белем бирү экосистемасы: белем бирү процессларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен мәктәптә идарә итү шартлары булдыру.
  • Педагогик кадрларның шәхси һәм һөнәри үсеше өчен шартлар тудыру.
  • «ПрофиStart» методик проект офисы: 179 гимназиянең яшь педагоглары советы.

Спикерлар ролендә чыгыш ясадылар:

  • Казан шәһәре Яңа Савин районы 179 нчы гимназия-мәгариф үзәге директоры, педагогика фәннәре кандидаты Наумова Эльвира Викторовна.
  • Казан шәһәре Яңа Савин районы 179 нчы гимназия-мәгариф үзәге директорының укыту эшләре буенча урынбасары Маряшина Ирина Васильевна.

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры, химия фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Лариса Петровна катнашты.
Чараның кураторы:Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Идрисов Ирек Рәхимҗан улы.