• Русский
  • Татарча

Республика семинары

2022 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясе «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча «Үзара челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге һәм «Ачык мәктәп 2035» белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында  республика гамәли - юнәлешле семинарын үткәрде.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының 2 нче урта мәктәбе педагоглары мәктәпнең цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү буенча үз тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.

Семинарда түбәндәге темалар каралды:

  • Мәктәпнең цифрлы белем бирү мохите: «Ачык мәктәп 2035» платформасында педагогларның эшен оештыру. 2 нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, белем бирү платформасы администраторы Хөсәенова Гөлфия Җәмил кызы.
  • Физика дәресләрендә «Ачык мәктәп 2035» белем бирү платформасын куллану. Физика укытучысы Полянская Наталья Александровна.
  • Рус теле дәресләрендә «Ачык мәктәп 2035» платформасы ресурсларын кулланып, «Әйләндереп куелган сыйныф» моделен гамәлгә ашыру. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ильмукова Елена Геннадьевна.
  • Инглиз теле дәресләрендә «Ачык мәктәп 2035» платформасын кулланып, коммуникатив күнекмәләрне үстерү. Инглиз теле укытучысы Насыйбуллина Венера Нәҗип кызы.
  • «Ачык мәктәп 2035» платформасы ресурсларын кулланып, дәрестән тыш эшчәнлектә интеллектуаль күнекмәләрне үстерү. Башлангыч сыйныф укытучысы Хәертдинова Халисә Гасыйм кызы.
  • Туган (рус) теле һәм әдәбияты дәресләрен үткәрү өчен «Ачык мәктәп 2035» ресурслары мөмкинлекләре. Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Салихова Рәсимә Рәсим кызы.
  • Туган (татар) теле дәресләрендә «Ачык мәктәп 2035» интерактив белем бирү платформасы мөмкинлекләрен куллану. Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гыйләҗева Фирая Хәниф кызы.
  • Геометрия дәресләрендә «Ачык мәктәп 2035» платформасы ресурсларын куллану модельләре. Математика һәм информатика укытучысы Санатуллина Гөлнур Ильяс кызы.
  • География дәресләрендә «Ачык мәктәп 2035» ресурсларын куллану, « Җирлектә ориентлашу. Азимут» география дәресе фрагменты мисалында. География укытучысы Нәгыймова Светлана Владимировна.

Семинарда үз эшчәнлегендә «Ачык мәктәп 2035» белем бирү платформасының мөмкинлекләрен һәм ресурсларын кулланучы Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты. Катнашучылар семинарны оештыручыларга һәм спикерларга рәхмәт белдерделәр, спикерларның иҗади якын килүен, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген, шулай ук чараны уздыру өчен уңайлы форматны билгеләп үттеләр.

Семинарның язмасына сылтама:
https://disk.yandex.ru/i/jOOXonNBKw7PFQ

Фотогалерея: