• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасы цифрлы мәктәбе лидеры» укытучылар өчен III республика конкурсы нәтиҗәләре

2022 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр хәзерге заман мәктәбенең белем бирү процессында электрон белем бирү технологияләрен нәтиҗәле куллана торган педагоглар өчен «Татарстан Республикасы цифрлы мәктәбе лидеры» III республика конкурсы узды.

Конкурсның барлык критерийлары буенча иң күп балл җыйган Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 25 педагогын конкурста җиңүче дип танырга.

«Татарстан Республикасы цифрлы мәктәбе лидеры» III республика конкурсы нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елның 13 маеннан 282 нче номерлы боерыгы